Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Авылымның оста куллары.

Алар китапханә эшендә дә актив катнашалар.Баштарак без аш - су темасы буенча осталык дәресләре уздырдык.Анда китапханәдәге "Татар милли ашлары " ,"Татарская кухня " китаплары буенча фикер алыштык.Ә бу дәресебездә кул эшләре  белән шөгыльләндек.Илебездә барган вакыйгаларга игътибар иттек."Ярдәм янәшә "  акциясенә кушылып , оекбашлар бәйләүне оештырдык.Эш башында кунакларымны техника буенча булган китаплар белән таныштырдым.Алдан эшебез өчен кирәк булган материалларны әзерләдем.

Осталык дәресебез өлкәннәребезнең хәер - фатихасы белән башланып китте.Алар үзләренең балачакларын , әби - бабалары өйрәткән эшләрне исләренә төшерделәр.Алар биргән киңәшләрнең , өйрәткән эшләрнең тормышта бик кирәк булганлыгын әйттеләр.Шул чорда өйрәнгәннәре әле дә бик ярдәм итә тормышта.Бергәләп нинди зурлыкта , нинди төсләр белән бәйләүне уйлаштык.Аннары бергәләп бәйли дә башладык.Эш барышында халык авыз иҗатына да искә төшердек:хезмәт белән бәйле мәкальләр әйтелде, җырлар җырланды.Носкиларны фронтка яярдәм буларак җибәрергә сөйләштек.Әле бу эшебездәвам итә.