Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Сезнең тормыш үзе батырлык

Безнең илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 72 ел тулды.Әмма еллар

            үткән саен хатирәләр яңара гына,яралар да ныграк сиздерә.Хәтерләрдә ул

           китаплар аша яшәвен дәвам итә,күңелләрдә җыр булып яши,һәйкәлләр бу-

           лып калка.Без батырларны онытмыйча гел барлап торырга тиешбез.Әлеге                  

            уңайдан китапханә клуб белән бергә кичә үткәрде.Кичә барышында китапханәче

           яу кырында сугышкан якташларыбыз турындагы әдәбият белән таныштырды.

           Мәктәп укучылары үзләренең тылда һәм сугышта җиңү яулаган әби ,бабайлары

            турында иншалар укыдылар.Шигырьләр сөйләделәр,музыкаль номерлар                   

            башкардылар.Чара сугышлар җир йөзендә башка кабатланмасын дигән

              изге теләкләр белән тәмамланды.