Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Моңлы Тукай,безнең Тукай

      26  апрель көнне  Субаш-Аты авыл китапханәсе  клуб      белән   берлектә  Г.Тукай  иҗатына  багышланган  кичә  үткәрде. Бөек  Тукаебыз  безне   бөтен  җиһанга  милләт     итеп    таныткан  олуг  шәхес. Аның   әсәрләрен   һәр  татар   баласы   кечкенәдән  үк  күңеленә  сеңдереп  үсә,яттан  белә.   Кичәдә   әнә шундый  матурлыкка, яхшылыкка  өндәүче,    шәфкатьле, гадел, кыю  булырга  өйрәтүче  шигырьләр        яңгырады. Кичәгә  килүче  әти-  әниләрнең    дә  язучының          әсәрләрен  яттан  сөйләп  күрсәтүләре   чарага  ямь өстәде.     Кичә  Г.Тукай   иҗаты  буенча  кызыклы  сорауларга җавап  табу, яңа китаплар, күргәзмәләр белән  танышу  белән  тәмамланды.