Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

„Үтә гомерләр аккан сулар кебек“.

Кичәгә әзерлек алдан үк башланды. Аларны котлап,авылыбыз инвесторы әзерләгән бүләк-пакетларны тапшырдык. Бик күңелләре булып, үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

Кичә, 4 нче октябрь көнне, сәгать 14 00 дә башланды. Әби-апаларыбыз ак яулыкларын бәйләп өстәл янына утырдылар. Кичәне Кифая апа дога укып башлады. Алар илебезгә тынычлык, иминлек теләделәр. Кичә концерт номерлары белән аралашып барды. Өлкәннәребез үзләре дә бик актив булдылар. Яраткан җырларын искә төшерделәр, төрле уеннар уйнадылар. Алар өчен газета-журналлардан тезелгән күргәзмә дә оештырылды. Яраткан китапларын уку өчен өйләренә дә алдылар.

Бик матур истәлекле очрашу булды. Рәхәтләнеп ял иттеләр өлкәннәребез.