Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

"Тыныч булсын дөньялар".

Шул уңайдан китапханәдә "Тыныч булсын дөньялар "дип исемләнгән танып - белү сәгате үткәрдек.Чара киң катлау укучылар өчен иде.Тынычлык . сугыш турындагы китаплардан күргәзмә төзелде.Күргәзмәгә "Алар илгә җиңү алып кайтты",Ә.Ю.Юнысовның "Солдат хәтере " , Ш.Мостафинның "Батырлык кайтавазы ","Батырлар китабы "куелды.

Тынычлык ,аның әһәмияте турында сөйләштек.Тынычлык өчен көрәшүчеләрне искә алдык.Тынычлык символы булган ак күгәрчен турында да искә алдык.Илебезд әбарган вакыйгалар турында да сөйләштек.Без барыбыз да тынычлык яклы.