Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Авылым тарихы.

Китапханәдә авылыбыз турында бай материал тупланган.Шул материаллар белән таныштыру өчен кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары катнашында танып - белү сәгате уздырылды.Беренче "Арча төбәге тарихы " дигән китапка күзәтү ясадык.Аннары Аты төшенчәсенә аңлатма бирелде.Безнең якта Атылар күп.Субаш - Атының исеменнән күренгәнчә ,су башы бездән башлана.Балаларга кемнәр яшәгән, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен сөйләдем.Шулай ук авылыбыздан чыккан язучылар ,аларның иҗатлары белән дә таныштырдым.Һәркем үзенең үткәнен белергә ,аны сакларга ,материаллар белән тулыландырырга тиеш.