Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Белгеч көне.

Иң беренче аларны бүлмә гөлләре белән таныштырдык.Исемнәре , аларны дөрес тәрбияләү, дөрес утырту турында киңәшләр тынладылар.Суны кайчан , күпме сибәргә икәнлеге аңлатылды. Гөлләр турында язылган китаплар ,шигырьләр белән дә таныштырдым."Комнатные растения " китабында бик кызыклы ,файдалы язмалар күп.Шулай ук Абзалова Энҗенең "Никадәр гүзәл ул", Сәләхиев Роберт абыйның"Гөлләр шатлык китерә" шигырьләрен дә укыдык. Көнебезне Исмәгыйлев Айдар абыйларда һәм Тәнзилә апаларда дәвам иттек.Аларның матур гөлләренә сокландык.Ничек үстерү турында киңәшләрен тынладык.