Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

"Орчык " бәйрәме.

Кичә матур итеп бизәлгән" әби өендә"узды.Чигелгән тастымаллар , сөлгеләр белән бизәлгән өй үткәннәргә алып кайта.Тын өйдә эби  җеп эрли ,баларга да эш бүлеп бирелгән.Бәйрәм шулай башланып китте.Йон оекбаш,аның файдасы турында сөйләдек.Ә нинди юллар үтә ул без аны кигәнче?Баларга шул һөнәрләрне эшләп күрсәттек.Алар үзләре дә йон яздылар , җеп эрләделәр .Әзер җепне катып орчыкка да чорнадылар."Сөембикә " журналында бу тема буенча чыккан материал белән дә таныштык.Анда шулай ук тәңкәчеләр турында да кызыклы язмалар бар.Өйдә бик аз  кеше генә йон белән эш итә инде хәзер.Соңыннан "орчык " уенын уйнап ял да иттек.