Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

"Сезнең тормыш - үзе батырлык".

Быел да бу бәйрәмгә ныклап әзерләндек.Әзерлек барышында һәйкәл яннарын тәртипкә китердек.Батырлар истәлегенә кую өчен веноклар ясадык.Һәйкәл янында киң катлам укучылар катнашында кичә уздырдык.Кичә барышында сугыш , ул чордагы авырлыклар турында Сәвия апа чыгыш ясады.Кичәне укучылар дәвам итте.Алар сугыш , җиңү турында җырлар, шигырьләр башкардылар.Китапханәче авылдашыбыз С.Гыйлемхановның "Һәйкәл " шигырен укыды.Бергәләп 1минутлык тынлык белән сугышта үлеп калган авылдашларыбызны искә алдык."Хәтер " китабындагы язмалар белән таныштык.Шулай ук язучы Р.Шәриповнын ветеран - укытучы Исмәгыйлев Әнәс абыйга багышланган шигырен дә кызыксынып тынладылар.