Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Кошларны каршы алыйк,матур оялар ясыйк.

Җылы яклардан туган илләренә күчмә кошлар кайта.Аларның кайтуларын һәркем шатланып каршы ала.Шул уңайдан китапханәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен балалар иртәсе үткәрелде.Кошлар турындагы китаплардан,аларның рәсемнәреннзн күргәзмә төзелде.Кичә барышында Ф.Сафинның "Кошлар яратучы малай",Сафина Нәҗибәнең"Аккош күле"китапларыннан шигырьләр укылды.Дидактик материаллар белән эшләү дә кызыклы булды.Рәсемнәре буенча кошларны дөрес табу, русча атамаларны татарчага тәрҗемә итү дә баларга бик ошады.Өйләрендә ясап куелган ояларга килгән сыерчыклар турында да сөйләделәр.Кичә ахырында кошларга да кеше ярдәме кирәк дигән нәтиҗә ясалды.