Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Туган телем-иркә гөлем.

Кичәгә  әзерлек алдан  ук башланды. Балаларга шагыйрьләребезнең туган телгә багышланган шигырьләрен өйрәттек. Кичә шул шигырьләрне сөйләү белән башланып китте. Шигырь араларында тел турында мәгълүмәт бирелеп барды. „Татар халкы җырлары“ , „Татар халык иҗаты“ китаплары файдаланылды. Шулай үк халкыбызның милли уеннары белән  дә таныштык. Бергәләп аларны уйнадык. Кичә „Туган тел “ җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.