Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Ай-ай салкын тышта,килеп җиткән кышта.

Тирә-якта ап-ак кар. Рәхәтләнеп чана-чаңгы шуасың, ә күңеллесе- Кыш Бабайны көтүдер. Мәктәп белән берлектә, балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде.Чыршыны, бүлмәләрне бизәп куйдык.Балаларны кыш турындагы китаплар белән таныштырдым. Алар үзләре дә "Суык бабай" дигән әкиятне сәхнәләштерделәр. Бик күңелле кичә булды.