Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Җылы сүз - җан азыгы.

Бу атна дәвамында төрле чаралар үткәрелә.Без ел да урында гына утырып торучы Гатауллина Сания апага барып киләбез.Аның хәлләрен сорашып , дөнья хәлләре белән таныштырып кайтабыз.Сания апа китаплар , журналлар укырга бик ярата.Азрак килми торсаң, югалдың дип көтеп тора.Бала хәсрәте дә кичерде ул.Шулай да үзен бик тыныч тотарга тырышып гомер итә.Укучы балаларымны шундый авыр язмышлы язучыларыбыз иҗаты белән дә таныштырдым.Радик абый Мөхәммәтҗанов ,Фәнис абый Яруллин шигырьләрен укыдык.