Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Исемең билгесез - батырлыгың үлемсез.

Китапханә , клуб .мәктәп бергәләп без дә бу датаны билгеләп үттек.Балаларга бу датаның нәрсә аңлатканлыгын сөйләдек.Авылыбыздан сугышка китеп хәбәрсез югалганнар исемнәрен Хәтер китабыннан карадык.Алар - безнең бабайларыбыз.Кемнәрдер ,кайдадыр исемсез килеш күмелгән.Андый каберләр бик күп.Әле дә солдатлар исемлеге ачыкланып тора.Бу исемлек "Арча хәбәрләре" газетасында басылып чыгып тора. Сугыштан кайтмаучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр куйдык.Аларны искә алып тын гына басып тордык.