Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Әниемнең җылы кочагы.

Клуб белән берлектә "Әниемнең җылы кочагы " дип исемләнгән тематик кичә үткәрдек.Әниләр темасына багышлап газета -журналлардан күргәзмә әзерләдек.Кичә барышында күп кенә язучыларның әсәрләреннән өзекләр  , шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады."Сөембикә " журналының гыйнвар санындагы Чулпан Галиәхмәтованың "Үги әнкәйнең җылы кочагы" дип исемләнгән язмасы бик күпләрдә кызыксыну уятты.Язмада танылган җырчы Җәвит Шакировның балачагы сурәтләнә.Үги әнкәсе турында җылы истәлекләр сөйли.Шулай ук туган тел һәм халыклар дуслыгы елы буларак төрле биюләр дә башкарылды.