Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Милли үрнәкләр.

Шул уңайдан китапханәдә төрле чаралар үткәрелде.Кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары белән "Милли киемнәр "дип исемләнгән танып- белү сәгате уздырылды.Укучыларымны башта республикабызның тарихы , табигате һәм төрле милләтле халкы белән таныштырдым.Аларның яшәү рәвеше , ризыклары ,милли киемнәре турында мәгълумат бирдем.Алар үзләре белгән милләт исемнәрен атадылар.Белемнәребезне төрле журналлардагы материаллар белән дә тулыландырдык. Бигрәк тә "Салават күпере "ндәге төрле милләт курчагы киемнәрен яратып карадылар.Курчагын кисеп ясадык.Киемнәрен дә компьютер аша чыгарып кисеп алдык.Бергәләп төрле киемнәргә курчагыбызны киендердек. Матур исемнәр дә куштык.Шулай ук бу темага "Сөембикә" журналында да эчтәлекле язмалар чыкты.