Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Тәмәкесез тормыш.

Олылар эштә , балалар каникулда.Алар кайда ,нишлиләр дип ата-ана борчылып тора.Ничек начар гадәтләрдән сакларга дип уйлыйлар .Китапханә дә клуб белән берлектә бу проблемаларга багышлап "Тәмәкесез тормыш" дип аталган сәламәтлек сәгате уздырды.Балаларга иң беренче нәрсә ул никотин ? дигән сорау бирелде.Аның зыяны нәрсәдә?Алар үзләренең җаваплары белән уртаклаштылар.Тыючы билгеләр турында да  аңлатып үттек.Алар кайларга куела икәнен балалар үзләре сөйләделәр.Тормыштан мисаллар алып тәмәкенең зыянын аңлаттык.Гаиләгә нинди матди зыян китерә?Мисаллар аша аңа да җаваплар таптык.