Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

И мөкатдәс туган телем!

Субаш –Аты авыл китапханәсе  Халыкара Туган тел көне уңаеннан “ И мөкатдәс туган телем"  исемле кичә үткәрде.Кичә 1-4 класс укучылары белән мәктәптә 21 февраль көнне үтте.Кичә барышында туган телебез турында шигырьләр,җырлар ,мәкальләр яңгырады.”Кичәдә  телебезнең матурлыгын саклау, аны баету өчен һәркем тырышырга тиеш дигән аһәңле сүзләр яңгырады.Китапханәче викторина үткәрде.Сорауларга оста җавап бирүчеләр бүләкләнде.