Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Без Тукайлы халык.

Шул уңайдан клуб белән берлектә "Без Тукайлы халык " дигән кичә үткәрелде.Кичә шагыйрьнең шигырьләре ,әкиятләре белән чиратлашып алып барылды.Китапханәче тамашачыларны иҗаты,тормыш юлы белән таныштырды.Кроссвордлар чишү барышында белгәннәребезгә нәтиҗә ясалды.Балалар шагыйрьнең балачагын чагылдырган өзек тә күрсәттеләр.Кичә барышында китапларыннан төзелгән күргәзмә дә тәкъдим ителде.Бик матур итеп бизәлгән китаплар һәркем кызыгып укырлык.Ел буе балалар бу китапларны бик яратып укыдылар.Башка язучыларның аның турында язган китапларында да кызыклы мәгълуматлар бик күп.Н.Хисамов"Тукай:бөеклеге һәм фаҗигасе",З.Мансуров "Тукай белән әңгәмәләр"әнә шундый китаплар.