Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Без әкият яратабыз.

Һәр кеше дә яратып укый аны.Китапханәдә дә бик күп әкият китаплары бар.Төрле телләрдә чыккан матур әкият китаплары турында балалар иртәсе үткәрдек.Китаплардан күргәзмә төзеп,алар турында мәгълумат бирдем,авторлары белән таныштырдым.Өч телдә басылган китаплар да бар.Балалар аларны кызыксынып карадылар.Г.Тукай әкиятләрен рольләргә дә бүлеп укыдык. Һәрбер әкияттә ниндидер фикер йөртелә.Укучыларыма шуны аңлатырга тырыштым.Бигрәк тә А.Алишның"Сертотмас үрдәк",К.Тәхауның"Өч әкият" китапларын ошаттык.Үзләре яраткан китапларны бик теләп укырга да алдылар.