Җомак әйтәм - җавабын тап
Кичәгә табышмаклар турындагы китап - журналлардан күргәзмә төзелде.Кичә туган тел елы уңаеннан үткәрелгәнлектән туган телебезгә багышланган шигырьләр,мәкаль- әйтемнәр белән башланып китте. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар.Кичә барышында "Татар халык табышмаклары" ,"Җомак әйтәм - җавабын тап "китаплары файдаланылды.Предметның билгесе буенча да ,рәсемнәр буенча да җаваплар таптылар.Үзләре дә табышмаклар уйлап чыгардылар.Соңыннан "табышмаклар ни өчен кирәк "дигән сорауга җаваплар тыңланылды.