Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Әниләргә мәдхия.

Ел да бу бәйрәмне күңелле һәм мавыктыргыч итеп уздырырга тырышабыз.Клубта "Әниләргә мәдхия " дип исемләнгән әдәби - тематик кичә уздырдык.Кичә төрле уеннар ,биюләр,шигырьләр белән аралаштырып барылды.Ана образлары сурәтләнгән китап- журналлардан өзекләрдә укылды.Ф.Садриев "Таң җиле ".Я.Фәрит "Ак әбиләр догасы ",Фәизов Радикның "Ике әни " китаплары укучыларда кызыксыну уятты.Авылыбызның өлкән әбиләрен дә искә алдык бу кичәдә.Укучыларыбызның язмаларыннан да истәлекләр укылды.Туган тел елы уңаеннан гореф - гадәтләребез дә искә алынды.Бишек җырлары җырланды.