Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Теле барның иле бар

Китапханә клуб белән берлектә "Иле барның - теле бар " дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.Кичә барышында туган телебезнең тарихы, аның сакланышы ,кулланылышы турында әңгәмә кордык.Тел турындагы китаплардан төзелгән күргәзмә белән таныштырдым. Хаков В."Тел - тарих көзгесе",Юсупов Р."Икесен дә яхшы бел " китаплары укучыларыбызга дәресләрдән ярдәмлек буларак куллану өчен уңай.Шулай ук "Сөембикә " журналларында чыккан язмалар да укучыларда кызыксыну уятты.Кичә барышында тел турында шигырьләр ,әсәрләрдән өзекләр укылды.Укучыларымны әбиләребез кигән киемнәр,алар кулланган әйберләр белән дә таныштырдым.Туган телебезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булсак иде.