Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Татарча да яхшы бел,русча да яхшы бел.

Шул уңайдан китапханәдә "Татарча да яхшы бел,русча да яхшы бел" дип исемләнгән шигърият сәгате узды.Укучыларга кыскача гына ни өчен бу елның шулай аталуына аңлатма бирелде.М.Җәлилнең,Г.Тукайның берничә телдә чыккан китаплары белән таныштырдым.Алардан шигырьләр укылды.Мәсәлән,М.Җәлилнен "Моабит дәфтәрләре", Г.Тукайның "Бәхетле бала"китабы бик матур итеп эшләнгән.Бу ике тел белүнең әһәмиятле якларын санап үттек.Үз телен камил белгән кеше генә башка телләрне җиңел үзләштерә ала диеп фикер йөрттек.Шулай ук юбиляр язучы И.Иксанова турында да мәгълумат бирелде."Ышанасы килә"китабына да күзәтү ясадык.Китабын өйгә укырга да алдылар.Онлайн формада шигырьләрен укып җибәрделәр.