Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Саклап калыйк җирне сугышлардан.

Шушы дата уңаеннан китапханә клуб белән берлектә "Саклап калыйк җирне сугышлардан" дигән әдәби кичә уздырды. Кичәбезнең кунагы - сугыш чоры баласы Вәлиевә Сәвия апа иде. Аның ул чор турындагы истәлекләрен балалар да, өлкәннәр дә бирелеп тыңладылар. Ипи, икмәк... Бер телем икмәкнең нинди көчкә ия булганлыгын шул чор балалары гына чыңлап аңлыйдыр. Без дә 125 грамм икмәкне кулга тотып карадык. Бу бер көнлек норма. Шулай ук башка өлкәннәребез дә үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.