Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Вакытлы матбугат - заман сулышы

Аларда республикада , районда булган вакыйгалар яктыртылып барыла.Бигрәк тә "Арча хәбәрләре ", "Ватаным Татарстан " газеталарын яратып укыйлар.Мәктәп балалары өчен "Салават күпере ", "Сабантуй" , "Көмеш кыңгырау " гаәзета - журналлары файдалы.Аларда төрле биремнәр ,матур шигырьләр,конкурслар бирелә.Балалар үзләре дә язмаларын җибәрәләр,алар басылып та чыга."Сабантуй"журналындагы ЗТК биремнәрен дә бик тырышып үтәдек.Өлкәннәребез дә "Гаилә учагы", "Сөембикә","Казан утлары " журналларын көтеп алалар.Өйләргә барып та таныштырам бу газеталар белән.