Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Дустыма бүләк итәм

Һәркем нинди дә булса бүләк көтә һәм үзе дә бүләк әзерли.Күңел нинди дә булса могҗизага ышана.Без дә укучыларым белән бергәләп бүләк әзерләргә уйладык."Арт- студия дома"китабы, "Көмеш кыңгырау""Салават күпере " журналларында чыккан биремнәр буенча рәсемнәр ясадык.Төрле эшләнмәләр буенча уенчыклар ясадык. Һәрберсе күңел җылысын биреп эшләгәч,матур да чыкты. Дустыңны куандыру үзе рәхәт бит ул.