Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Исемең билгесез-батырлыгың үлемсез.

Аларны күргәзмә белән таныштырдым күргәзмәгә солдат хатлары, китаплар куелган иде. Шулай ук аларга хәбәрсез югалып хәзер исемнәре ачыкланган сотдатлар турында да сөйләдем. Район газетасындагы исемлек белән таныштырдым. Бабай Әхмәдуллин Нәгыйм дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Бәлки, кайдадыр ул да билгесез солдат булып саналадыр. Язмышы ачыкланыр диеп уйлыйм. Соңыннан балалр белән һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Аларның батырлыгы, еллар үтсә дә онытылмаган.