Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Бер җылы сүз җитә

6 декабрь  көнне  Субаш –Аты авыл китапханәсе мәктәп һәм клуб белән берлектә йөри алмаучы китап укучыбыз Гатауллина Сания апада булды.Мәктәп укучылары  әдәби –музыкаль  монтаж куйдылар.Китапханәче яңа матбугат әсәрләре һәм китаплар белән таныштырды.Сания апа йөри алмаса да бик кызыксынучан ,ягымлы ,шат күңелле апа.Балаларга да  үзенең  тормышы   турында  сөйләп  көлдереп алды, аларга кушылып җырлап та утырды.Сания апа яныннан китәсе дә килмәде.Тагы очрашулар вәгъдә итеп саубуллашырга туры килде.Аңа сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер телибез.