Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Көмеш чәчле алтын чорыбыз

             

     2 октябрь көнне китапханә клуб һәм мәктәп белән берлектә Өлкәннәр декадасы уңаеннан “Көмеш чәчле алтын чорыбыз”исемле кичә үткәрде.Кичәгә сугыш һәм хезмәт ветераннары ,өлкән китап укучыларыбыз чакырылган иде. Аларны клубның фойесында кайнар коймак,чәй белән каршы алдык.

     Кичәбез мәктәп укучыларының котлавы белән башланып китте.Алар әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте.Китапханәче бер ай элек кенә 80 яшен тутырган китапханәнең иң өлкән китап укучыларын:  Вәлиева Сәвия һәм Гарипова Мөнирә  апаларны котлап истәлек бүләкләре тапшырды.Шулай ук китап-ханәче матбугат битләреннән гыйбрәтле мәкаләләр тәкъдим итте.Кичә җыр-бию,шаян скетчлар,уеннар белән үрелеп барды. Кичәдән һәркем канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп таралышты.