Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

И туган тел, и матур тел.

Кичә1-4 сыйныф укучылары белән мәктәптә үткәрелде.Кичә барышында туган телебез турында җырлар , мәкальләр яңгырады."Сүзләрне дөрес урнаштыр","Зирәкләр ярышы" һәм башка уеннар телебезнең төзеклеге,байлыгын ачуга ярдәм итте.Тел кебек йөрәк парәседәй нечкә , кадерле башка төр могҗизаны кеше уйлап тапмаган һәм таба да алмас.Чөнки бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый.Кичәдә телебезнең матурлыгын саклау , аны баету өчен һәркем тырышырга тиеш дигән аһәңле сүзләр яңгырады."Туган тел ул тәндә, җанда калсын ана сөте булып гомергә" дигән Илдар Юзеевның канатлы сүзләре белән тәмамладык.