Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

И.Левитан- табигать җырчысы.

5-9 сыйныф укучылары белән "И.Левитан- табигать-җырчысы " исемле темага әңгәмә үткәрдек.Китапханәче аның иҗаты буенча төзелгән күргәзмә белән таныштырды,аның төрле темаларга багышланган картиналарын тәкъдим итте.Укучыларга "кем ул рәссам?"дигән сорау бирде.Укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.Аның картиналары буенча җанлы әңгәмә оештырылды.Соңыннан балалар үзләре дә буяулар белән рәсемнәр ясадылар.Үзләренең рәсемнәренә бәя бирделәр.Аларга бик ошады.