Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Ямьле үтсен гомер көзләрегез

1 октябрь көнне Субаш-Аты авыл китапханәсе клуб белән берлектә өлкәннәр өчен кичә үткәрде.Кичә башланганчы өлкәннәр кайнар чәй һәм коймак, тәм –томнар белән чәй эчтеләр.Кул эшләреннән төзелгән күргәзмә белән таныштылар.Кичә барышында өлкәннәр үзләренең авыр һәм катлаулы тормыш юллары турында яшьләргә сөйләделәр.Китапханәче өлкән буын кешеләренең сабырлыгына багышланган газета –журнал мәкаләләренә күзәтү ясады.Соңыннан үзешчәннәр концерт куйды.Өлкәннәребез бик канәгать булып таралыштылар.