“Без әле сугышны онытмадык”
Иң башта китап укучыларны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап төзелгән күргәзмә белән таныштырдым.Газета- журналлардагы сугыш темасына багышланган язмаларга күзәтү ясадык.Сугыш китергән кайгы- хәсрәтләр онытылмас инде алар. Безнең авылдан да бик күп ир- егетләр сугыш кырларында ятып калганнар.Алар турында истәлекләр җыюны әле дә дәвам итәбез.Яшь буынга алар турында сөйлибез.