Гарип диеп кимсетмәгез безне.
Бу чара барышында ялгызы яшәүче,урын өстендә ятучы һәм коляскада хәрәкәтләнүче инвалидларның хәлен беләләр.Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кайгырту – һәркемнең кулыннан килә торган эш. Китапханә дә бу чарадан читтә калмады.Башлангыч мәктәп белән берлектә авыру өлкәннәребезнең хәлен белергә бардык.Аларга балалар үзләренең шөгыльләрен күрсәттеләр.Китапханәче алар яратып укыган газета- журналларны алып барды. Ләкин мондый чаралар вакытлы гына куренеш булмасын иде.Алар һәрвакыт җылы сүзгә, җылы карашка мохтаҗ.