Г. Бәширов- якташ язучыбыз.
Аның “Сиваш “,”Намус”,”Туган ягым- яшел бишек”,”Җидегән чишмә” әсәрләрен бик яратып укыдылар.Бу әсәрләрендә язучы туган якны, табигатьне, мәхәббәтне, гореф- гадәтләрне бик оста сурәтли. Китапханәдә Г.Бәширов иҗатына багышланган танып- белү сәгате үткәрелде.Башта әсәрләре белән таныштык, ул яктырткан темаларны ачыкладык.Без бигрәк тә аның “Туган ягым- яшел бишек”әсәренә игътибар иттек.Аннан өзекләр укыдык,үзара фикер алыштык.Хәзерге тормыш белән чагыштырдык.Ул тасвирлаган гореф-гадәтләр әле дә дәвам итә.