Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Бердәм мәдәният дәресе

Китапханәдә Бердәм мәдәният дәресе үтте.Дәрес барышында укытучылар Вафина Г.Ә., Нагимова Р.Р. мәдәни көндәлек алып баруның әһәмияте һәм аның эчтәлеге турында сөйләделәр. Китапханәче Татарстанда нинди мәдәният учаклары, музей, театр, китапханәләр барлыгы белән таныштырды. Республикада яшәп үзләреннән соң искиткеч бай мәдәни мирас калдырган язучылар,композиторлар,рәссамнар турында сөйләде.Соңыннан тантаналы төстә 8 укучыга мәдәни көндәлекләр тапшырылды.