Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Балалар террорга каршы

     26 август көнне Субаш –Аты авыл китапханәсе “Балалар террорга     каршы” исемле информация сәгате үткәрде.Чара барышында китапханәче укучыларга террор кешелек җәмгыяте өчен зур афәт булуы турында сөйләде.Беслан шәһәрендәге теракт күпме йөрәкләрне тетрәндерде.Без һәм безнең киләчәк буын аны онытырга тиеш түгел.Әлеге темага багышлап презентация күрсәтелде.Соңыннан тема буенча сораулар бирелде.Төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тоту турында киңәшләр бирелде.