Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Авылыбыз язучылары.

Авылыбыз кечкенә булса да, аннан күп танылган шәхесләр чыккан: Рәйс Сафин, Чулпан Зариф, С. Гыйлемханов һ.б.  Алар әле дә авылыбыз белән элемтәләрне өзмиләр. Бәйрәмнәргә, очрашуларга кайталар. Чара барышында китапханәче һәрбер язучы турында сөйләде, аларның китаплары белән таныштырды. Укучылар китаплар сайлап алып үзләренә ошаган өзекләр укыдылар. Бигрәк тә  авылыбыздагы балалар йортында үскән Р. Шәрипов шигырьләрен яратып укыдылар, төрле сораулар бирделәр. Соңыннан үзләре яратып китапларны  укырга алдылар.