Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Белем бәйрәме.

Мәктәп белән берлектә китапханә дә бу бәйрәмгә ныклап әзерләнде. Алдан 1 нче сыйныфка керүчеләр белән китапханәгә экскурсия ясадык.Алар китаплар белән таныштылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.Балалар язучыларының шигырьләрен укыдым.Үзләре дә яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.Кунаклар да килгән иде.Бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырдылар.   Китапханәче дә “Тәрбия балачактан башлана “ дигән темага чыгыш ясады.Тәрбияви китаплар белән таныштырды.