Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Татарстан- дуслык иле.

Бу көнне 1990 елда республика Югары Советы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. 30-нчы август шулай ук Казан шәһәренең туган көне дип санала. Шул уңайдан китапханәче дә клуб белән берлектә киң катлау укучылар өчен “Татарстан-дуслык иле” дигән кичә үткәрде. Кичәгә әзерлек барышында Татарстан турындагы китаплар белән таныштырдык. Татарстанның үткәне, бугенгесе, киләчәге турында сөйләштек.Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев турында мәгълуматлар тупладык. Республикабызда күп төрле халык яши .Шул төрлелекне туплап, көчле дәүләт итеп тоту күп көч сорый. Җитәкчеләребезнең зирәклеге бердәмлеге нәтиҗәсендә илебездә тынычлык. Киләчәктә дә шулай булсын.