Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Дару үләннәрен таныйсыңмы?

Китапханәче бу темага багышланган китаплар белән таныштырды .“ Үсемлекләр” темасы буенча чыгарылган китапларга да күзәтү ясалды. Өйдә үстерелә торган гөлләрне дә дару буларак кулланып була икән. Бу турыда безгә авылыбыз фельдшеры сөйләде. Аннары бергәләп табигатькә чыктык. Анда без дару үләннәрен танып, аларны дөрес итеп җыярга өйрәндек. Безнең табигатебез бик бай икән бит. Кыйммәтле даруларыбыз аяк астында гына икән: мәтрүшкә, уги ана яфрагы, бака яфрагы. Ләкин аларны дөрес куллана белергә генә кирәк.