Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Музейлар буенча сәяхәт.

Анда барыр алдыннан балалар белән Тукай турындагы белгәннәребезне искә төшердек. Аның китаплары белән тагы бер кат танышып чыктык. Кырлай авылы турында  тулырак мәгълумат алыр өчен сәяхәткә барачагыбызны әйттем. Һәм менә без сәяхәттә. Юл буе без шагыйрьнең шигырьләрен искә төшердек, китапларының исемнәрен атадык.

Кырлайда без музейда, Сәгъди абзый йортында һәм бай йортында булдык. Су буендагы матурлыкны күзәтеп ,көймәләрдә йөздек. Тукай турында мәгълуматларны тулыландырдык.