Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Су яшәүнең узе ул

7 август көнне Субаш-Аты авыл китапханәсе Сулыкларны саклау елына карата әдәби мәйдан үткәрде.Ул Кооператив урамында яшәүчеләр өчен үткәрелде.Чараны китапханәче суның кеше тормышындагы әһәмияте турындагы чыгыш белән башлап җибәрде.Нәгыймова Роза авылыбызның елга,чишмәләре тарихы турында сөйләде.Балалар шигырь-ләр сөйләделәр.Соңыннан китапханәче яңа газета һәм журналлар,яңа кайткан китаплар белән таныштырды.Аларда язылган гыйбрәтле мәкаләләрне һәм яңа китаплардан өзекләрне укып күрсәтте.Китап укучы-лар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Викторина   үткәрелде. Җиңүчеләр бүләкләнде.Мондый чараны  һәр урамда да оештыру күздә тотыла.Чара  барышында яңа китап укучылар да язылды.