Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Мәйданнарга атлый Сабантуй.

Ел саен бу бәйрәм бик оешкан төстә уздырыла. Китапханә дә бу чарадан  читтә калмый, актив катнаша. Җигүле атлар белән бик күңелле итеп бүләк җыела. Атлар  бизәлгән, яшьләр милли киемнәрдән. Алар һәрбер йортка туктап ,теләк теләп бүләк алалар.”Ак калфак” оешмасы белән берлектә “ Чиккән кулъяулыгым –Сабантуйга бүләгем”  бәйгесендә катнашып  Сабантуй батырына чиккән кулъяулык әзерләнде.Бу бүләккә Субаш-Аты егете Шакиров Илфат лаек булды.Аны чын күңелдән котлыйбыз.