Сурнарская сельская библиотека - филиал № 4

Әни - җирдә иң зур кеше.

 Дөньяда иң гүзәл сүз - әни. Әниләр көне бездә зурлап үткәрелә.Бу көнне барыбыз да әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз, бүләкләр бирәбез, бәйрәм оештырабыз. Лесхоз урта мәктәбендә дә бу бәйрәмгә ныклап әзерләнделәр. Укучылар көче белән "Минем әни иң яхшысы" исемле кулдан эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм кичәсендә китапханә каршында эшләп килүче "Этика һәм этикет" түгәрәге членары белән әниләргә "Кадриль" биюен күрсәттек.