Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Китап укуның бала тормышындагы әһәмияте" (мәктәптә,әти-әниләр җыелышында чыгыш ясау)

      Китаплар аша без дөньяны таныйбыз,тарихыбызны күзаллыйбыз,фикерләү сәләтебезне үстерәбез. Китап укуга баланы мөмкин кадәр иртәрәк тартырга тырышырга кирәк.Балаңа кызыклы әкиятләр уку,китап белән кызыксындыруны күпме иртәрәк башласаң шуның хәтле әйбәтрәк.Хәзер балаларның фикерләү,аңлау дәрәҗәләрен үстерү өчен күп кенә кызыклы,мавыктыргыч китаплар,китапчыклар чыгарыла.“Мин өйрәнәм” сериясе 2014 елдан нәшер ителә башлады.Хәзерге вакытта китапханәдә әлеге сериядән күп кенә китаплар бар.Алар дидактик карточкалардан торалар,матур,баланы кызыксындырырлык итеп эшләнгән.Шуларны файдаланып,артык басым ясамыйча,мәҗбүр итмичә, кызыксындырып баланы укуга тарта аласыз. Аларны инде күп кенә әти-әниләребез куллана.Әти –әнинең китап укуга булган карашы – күбрәк әти-әнидән балага күчә.Шуңа күрә әти-әниләрнең һәм әби –бабайларның да баланың китап укырга яратуына өтәргеч ясавы кирәк. Чөнки баланың итагәтьле,олыны кечене хөрмәт итә белүе,хәзерге вакытта бик игътибар үзәгендә булган үз фикере булган шәһес тәрбияләүдә ,матур әдәби телдә сөйләшә белүендә -китапның роле искиткеч зур.