Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Иң яхшыларын укырга вакыт:А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз"-Республика акциясе.

 “Иң яхшыларын укырга вакыт:А.Алиш премия лауреатлары китапларын укыйбыз” Республика акциясенә кушылып, Ф.Яруллинның “Ак яфрак”-пьесасын сәхнәләштердек.

   “Китап ул-бер серле дөньядыр” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү уздырылды. Күргәзмә шулай ук А.Алиш премия лауреатлары китапларыннан төзелде.

 “Иң яхшыларын укырга вакыт:А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз”-Республика акциясендә катнашу:

-Акция 3(өч) урында  оештырылды: китапханә,мәктәп һәм мәдәният йорты базасында;

-Акциядә барлыгы 82 бала катнашты.Шуларның  1 се-мәктәпкәчә яшьтәге,16 сы-кече яшьтәге мәктәп балалары,65е-урта яшьтәге мәктәп балалары.

Урта яшьтәге мәктәп балалары группасына кергән балалар аеруча активлык күрсәтте;

-Акция кысаларында барлыгы  12  язучының,   44 әсәре укылды,укылган китапларның исемлеге:

Галиев Ш . Шәвәли шуклыгы.

Миңнуллин Р.  Алма бабай.

Халиков Х.   Канатлы мәче.

Халиков Х. Сакчы күркә

Лерон Л.  Тәгәрмәчле чана яки әкият боткасы.

Хафизова Р. Актәпи

Гыйльманов Г. Алдакчы тукран.

Шәрәпова Й. Аппак белән шапшак.

Гыймадиев А. Телефонлы кәҗә.Чаралар татар телендә узды.