Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Туган ягым горурлыгы"

Нәгыймә Таҗдарова, Нәгыймә Әхмәдулла кызы Әхмәдуллина (Таҗдарова, 1888, Утар-Аты, Олы Мәңгәр вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Русия империясе — 1947, ) — татар театрына нигез салучыларның берсе. Уфа дәүләт татар-башкорт күрсәтмә театры, Камал театры артисты. ТАССР халык (1939), РСФСР атказанган (1940) артисты.

  Иҗаты татар театры тарихында зур урын алып торган якташыбыз Нәгыймә Таҗдарованың тууына  130 ел уңаеннан, “Туган ягым горурлыгы” дип аталган конкурс узды.

   Утыз елдан артык дәвам иткән артистлык гомерендә  Н. Таҗдарова  270 ләп роль башкара.Без конкурста аның уйнаган рольләренең берсе –Җәмилә ролен сәхнәләштердек (Г.Камал, “Бәхетсез егет”).

   Н. Таҗдарова уйнаган рольләргә багышлап төзелгән ,шул ук исемдәге китап  күргәзмәсе тәкъдим ителде.