"Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне"
1 октябрь көнне,китапханәбездә өлкәннәр көненә багышлап -"Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне"- очрашу кичәсе уздырылды.Кичә бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларга татар халкының әхлак тәрбиясен бирү максатыннан оештырылды.